Имамнарның чираттангы җыелышы

30 апрель көнне Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә икенде намазыннан соң имамнар җыелышы булып үтте. Ул Рамазан аена планнар коруга һәм ТР МДН тарафыннан бастырылган нигезләмә белән танышуга багышланды. Мәҗлес “Чишмә” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәтнең Коръән укуы һәм “Сөембикә” мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәтнең дога кылуы белән башланды. Соңыннан Чаллы шәһәре казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев имамнарны Рамазан аена бәйле хөкемнәр белән таныштырып үтте. “Без 6 май көнне уразага керәбез, 4 июнь көнне Гает бәйрәме була. Рамазан ае 29 көн. Тәравих намазы 20 рәкагать мәҗбүри. Фитр сәдакасы – 100 сум, байларга – 600 сум. Фидия 200 сум – узган елныкы кебек кала. Нисаб бу елны алтын бәясе белән 230 000 сум, көмеш бәясе белән 18-20 мең тирәсе”, – дип җиткерде Рөстәм хәзрәт. Соңрак ул имамнарның сәхәр, мәчетләрдә Коръән уку һәм җәмәгать намазларын укытуга бәйле сорауларына җавап бирде. Мәҗлеснең икенче өлешендә шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәзрәтләрне ТР МДН тарафыннан бастырылган нигезләмә белән таныштырып үтте һәм мәчетләрдә шушы китапка нигезләнеп кенә эш итәргә боерды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *