Шәһәркүләм ифтар мәҗлесе уткәрелде

15 май көнне Чаллының «Аш-су» ресторанында шәһәрнең мөселман активы өчен шәһәркүләм ифтар мәҗлесе үткәрелде. 230 кешегә әзерләнгән мәҗлес затлы, зыялы, эчтәлекле булуы белән игътибарга лаек иде. Әлеге күркәм чара Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылып, анда ТР мөселманнарының Диния нәзарәтеннән, күрше районнардан килгән кунаклар, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, имамнар, шәһәрнең мөселман активы җыелды. Чара вәгазь тыңлау белән башланып китте; имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның сәламләү сүзеннән соң мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да үтемле вәгазен җиткерде. Азан яңгырап, авыз ачканнан соң, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да намаз укып алдылар. Бер табын артына күмәкләп җыелган кунаклар берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән генә сыйланып калмыйча, рамазан ае фазыйләтләре, ураза саваплары, гомумкешелек кыйммәтләре турында затлы сүз тыңлап та хозурландылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *