Җәмиг мәчете төзелешенә ярдәм иту өчен зур хәйрия концерты узды

28 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда “Җәмигъ” мәчете төзелешенә ярдәм иту өчен хәйрия концерты узды. Ул Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы Дени Абрамашвили инициативасы белән оештырылды. Чарада Чечен Республикасы халык коллективлары һәм солистлары, Чаллының танылган артистлары катнашты.

Концерт барышында Чечен Республикасы Урыс-Мартановск районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Айдамиров шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга Россия Герое Әхмәт Кадыйров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды исеменнән финанс ярдәме белән конверт тапшырды. Моннан тыш, Айдамиров шәһәребез мэры Наил Мәһдиевка һәм имам-мөхтәсибкә бүләк итеп чечен милли баш киеме – соры папаха тапшырды.

Фойеда һәм сәхнәдә иганә өчен тартмалар урнаштырылган иде, чараның һәр кунагы, объект төзелешенә дип, кулыннан килгән кадәр ярдәм күрсәтте. Нәтиҗәдә, 2 млн сумнан артык иганә акчасы тупланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *