Изге Рамазан аебыз мөбарәк булсын!

                   Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән!

                             Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Сезне Изге Коръән иңә башлаган иң кадерле аебыз  Рамазан Шәрифкә аяк басуыбыз        белән   ихлас күңелдән тәбрик итәм! Рамазан – ураза һәм өстәмә гыйбадәтләр ае. Бу айда без Аллаһының чиксез рәхмәтләренә һәм хикмәтләренә гаҗәпләнеп туймыйбыз. Рамазанда  безгә тәүлек әйләнәсендә гыйбадәт кылу, төрле изгелекләр  эшләү мөмкинчелеге бирелә. Көн яктылыгында ашаудан, эчүдән тыелып тору – ул гыйбадәт. Сәхәр ашау, авыз  ачу – ул гыйбадәт. Хәтта хәдистә килгәнчә, ураза тотучының йокысы да – ул гыйбадәт. Шулай булгач ураза – Аллаһыга кылган гыйбадәтләребезнең иң мөһимнәреннән берсе.   Рамазанда  кылган изгелекләребезгә савапларны Аллаһы Тәгалә башка айларга караганда арттырып бирә.

Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан ае уразасы хакында болай дип җиткерә: “Ий, иман китергәннәр! Сездән әүвәлгеләргә фарыз ителгәне кеби, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде. Шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз.” (2-183).  Аллаһның һәр әмерендәге кебек уразада да безнең тәнебез һәм рухыбыз өчен зур файда бар.  Шуңа күрә дә  Рамазан уразасы үзен  мөселман дип санаган, бәлигълык яшенә җиткән, үз акылында булган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән  һәркайсыбыз  өчен мәҗбүри  гамәл булып тора.

Рамазан ае быел да кызу, озын көннәргә туры килә.  Ошбу изге  гамәлне үтәүдә    зур сабырлык, күндәмлелек күрсәтүчеләр генә Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә иткән бүләкләренә өметләнә алалар. Раббыбыз Аллаһ әйтә: “Чынлап та, сабырларга исәпсез-хисапсыз әҗерләр бирелер” (39:10.)  Аллаһы ярдәменә, Аның бүләкләренә  булган өметебез безгә бу сынауны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә.  Үткән еллар тәҗрибәсе шуны ачык күрсәтте.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) киң билгеле хәдисендә болай диелә: “Рамазан ае керү белән Җәннәт  ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, ә шайтаннар богаулап куела.”

Ошбу айда Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләребезгә әҗер-савапларны дистәләрчә, йөзләрчә мәртәбә арттыра, гөнаһларыбызны гафу итә. Рамазан тәкъвалыгыбызны сынау, рухыбызны һәм тәнебезне савыктыру өчен менә дигән форсат, дин тотучылар өчен зур бүләк.  Рамазан ул – дөньяга алданмыйча ахирәткә әзерләнү, рух, калебне ныгыту мәктәбе. Тәкъва мөселманнар бу айда Коръәнне башка айлардан күбрәк укый, аятьләрнең  тирән мәгънәләре хакында ешрак уйлана, алардан үзенә күп файда ала.

Уразага ният итүче үзен ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән, дарулар кулланудан, тәмәке тартудан гына түгел, ә бәлки начар уйлардан, начар сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән тыеп тора. Аллаһы Тәгалә авыруларга, юлда булучыларга мәрхәмәт күрсәтеп әйтә ки: “Сездән кем Рамазан аена килеп җитә, аны уразада үткәрсен. Әгәр ул чирле  яки сәфәрдә булса, ул вакытта калдырылган көннәрне башка  вакытта тотар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми.” (2 – 185).   Йөкле хатын-кызлар,  бала имезүче аналар, ураза үзләренең һәм балаларының сәламәтлегенә зыян китерә дип курыкса, аны казага калдырып башка көннәрдә икенче Рамазанга кадәр тотып бетерә.  Хатын-кызларга айлыклары вакытында, бала тудырганнан соң кан килү чорында ураза тоту тыела. Алар да аны казага калдырып икенче вакытта тоталар. Терелүгә өметсез авырулар, ураза тота алмаслык олы яшьтәгеләр һәр ураза көне өчен фидия садакасы түли. Быел ул нәзарәт Пленумы карар иткәнчә, һәр көн өчен 200 сум күләмендә билгеләнде. Фитыр садакасы күләме – 100 – 600 сум (зәкят түләүчеләр өчен 600 сум).  2017  елга зәкят нисабы күләме – 198000 сум.

Рамазан – юмартлык, рәхимлелек ае. Аллаһы Рәсүле кешеләр арасында иң юмарты иде. Һәм Рамазан аенда аның бу юмартлыгы тагын да арта торган булды. Әйдәгез, бу айда садакаларыбыз белән мескен-фәкыйрьләрне сөендерик, туганнарыбызның, ата-аналарыбызның хәлен ешрак белик. Берничә йөз сумнан малыбыз кимемәс, ә менә мохтаҗларны, ятимнәрнең күңелен күтәрә  алырбыз.

Рамазан мөселманнар бердәмлеген ныгыта, баен-ярлысын якынайта, байларга ярлылар хәлен ныграк аңларга ярдәм итә.

Аллаһының рәхмәте белән, быел Рамазан аена  26 июнь кичендә керәбез. Бу кичтә беренче тәрәвих. Ул мәчетләрдә 20 рәкәгать укыла.  Беренче сәхәр – 27 май иртәсендә.  Ураза бәйрәме – 25 июньдә.

Рамазан аен тулы акылыбызда сәламәт килеш тыныч күңел белән  каршыласак иде.  Аллаһы Тәгалә булган мохтаҗлыгыбызга күрә һәрберебезгә Үзенең ярдәмнәрен ирештерсен һәм туры юлыннан барырга иман көче, тәкъвалык бирсен!

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин,

             ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте

              Президиумы әгъзасы, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе   

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *