Йөгереш ярышлары ничек үтте

19 февраль көнне шәһәребезнең Тукай яр буе янында мөхтәсибәт җитәкчелегендә “Тәүбә” мәчете йөгереш ярышлары үткәрде. Чара Коръән укып, Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев һәм ярышлар иганәчесе – “Капелька” хәйрия фонды директоры Рамазан Исаев чыгышлары белән ачылды. Катнашучыларга инструктаж һәм җылыну өчен күнегүләр ясаганнан соң, ярышларның төп өлеше – яшь төркеменә карап төрле дистанцияләрдә йөгереш бәйгеләре үтте. Моңа өстәп, мәчет ихатасында кечкенә балаларны, төрле уеннар һәм ярышларга килгән барлык катнашучылар, кунакларны пылау белән сыйлау оештырылды. Чарада Яр Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән 500гә якын кеше катнашты.

Йөгерештә беренчелекне яулаучылар исемлеге:
Дистанция, 300 метр, 4-6 яшьлек балалар/
Малайлар:
1 – Кәримов Данил
2 – Тимерханов Раян
Кызлар:
1 – Самиева Салия
2 – Таһирова Самина
3 – Гасимова Салима

Дистанция 500 метр, 7-9 яшьлек балалар/
Малайлар:
1 – Гыйлманов Юсуф
1 – Гасимов Расим
2 – Сисамиев Юнус
3 – Миннегалиев Сейфуллах
Кызлар:
1 – Мавлютова Әминә
2 – Шакирова Әминә
3 – Сәлахетдинова Миләүшә

Дистанция 800 метр, 10-13 яшьлек балалар/
Малайлар:
1 – Сәлимов Даниял
2 – Колесников Радмир
3 – Гыйлманов Сөләйман
Кызлар:
1 – Фәтхуллина Мәрьям
2 – Вафина Әминә
3 – Латыпова Риана

Дистанция 2 км:
1 – Хәйдәров Нияз
2 – Вафин Камил
3 – Гасимова Риназ

Дистанция 5 км:
1 – Вәлиев Илдус
2 – Хәмитов Рөстәм
3 – Гәрәев Айнур

Эстафета, команда белән йөгерү, 5 кеше – 400м:
1 – “Тәүбә” мәчете
2 – Түбән Кама Үзәк мәчете
3 – “Ак мәчет”.

« из 2 »

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *