Шәһәребездә Корбан бәйрәме

Бүген, 31 июль көнне бөтен дөньяда мөселманнар Ислам диненең күркәм бәйрәме – Корбан гаетен билгеләп үтә. Шәһәребез мәчетләрендә әлеге чара иртәнге 3:30 сәгатьтә Коръән аятьләре уку белән башланып китте, соңрак гает намазы укылды, хөтбә сөйләнде. Әлеге гыйбадәтне башкарырга килүчеләр коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатыннан Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәде: халык мәчетләргә битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлык белән килде, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылды. Шәһәребезнең күпчелек мәхәлләләрендә гает чаралары мәчет ишегалдында кылынды. Аларның һәрберсенә 50дән 200гә кадәр кеше җыелды.
Чаллыда төп бәйрәм чарасы “Нур-Ихлас” мәчетендә үтте. Аны имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин алып барды. Шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы гадәттәгечә беренче сафта басып бәйрәм намазы укыды. Гает өлеше тәмамлангач, ул имам-мөхтәсиб һәм башка кунаклар белән берлектә “Орловка” боҗрасы янында сафка басып килуче “Чаллы-Яр” мәхәлләсе мәчетендэ булды. Әлеге мәхәллә имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров шәһәребез мэрын мәчет планировкасы белән таныштырды һәм якынча аның ачылу вакытын әйтеп үтте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *