“Гаилә белән чаңгы шуу” чарасына чакырабыз

Спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүнең кеше организмына зур файда китерүе беркемгә дә сер түгел. Хәтта гадәти көндәлек физик күнегүләрне үтәү дә кешеләрнең хәлләрен сизелерлек яхшырта һәм төрле авыруларга каршы иммунитетны ныгыта. Кайберэулэр спорт белән шөгыльләнүнең мәгънәсен күрмәсә дә, күпчелегебез тормышта физик активлыкның аеруча кирәклеген аңлыйбыз. Моңа өстәп, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллаһу галәйһи вә-сәлләм) Бохари җыентыгында килгән хәдисендә: “Сезнең тәнегезнең сезнең өстән хокукы бар”, – дигән сүзләре дә безгә сәламәтлегебезне саклау һәм аның өстендә эшләүнең мөһимлеген аңлата. Әйтелеп киткән кагыйдәләрне истә тотып, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте ел саен төрле спорт чаралары уздырып тора. Шундый чараларнын берсе – “Гаилә белән чаңгы шуу” дип аталганы 23 февраль көнне шәһәребезнең “Прибрежный” паркында үткәреләчәк. Ул иртәнге сәгать 9:00 да башланачак һәм 11:00 гә чаклы төрле спорт уеннары белән дәвам итәчәк. Жиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Чараның тулы нигезләмәсе белән язма астындагы фотосурәттә таныша аласыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *