Имамнар җыелышы

13 февраль көнне икенде намазыннан соң Чаллы шәһәре имамнарының бу елны беренче җыелышы булып үтте. Ул гадәттәгечә мөхтәсибәттә, “Нур-Ихлас” мәчетендә уздырылды. Мәҗлес “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәтнең Коръән укуы һәм “Утыз Имәни” мәчете имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәтнең дога кылуы белән башланып китте. Җыелышның төп темалары булып Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан ел саен уздырыла торган традицион Коръән уку бәйгесе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Рәсәйкүләм турнирына әзерләнү алынды. Шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт имамнарны әлеге ике чараның нигезләмәләре белән таныштырып чыккач, бәйгеләр өчен җюри әгъзалары сайланды, катнашучыларны сайлап алу кагыйдәләре һәм шулай ук Коръән уку бәйгесендә катнашырга һәр мәчеттән икешәр бала җибәрергә дигән карар кабул ителде. Соңрак мөхтәсибәтнең аксакаллар шурасы җитәкчесе Равил хәзрәт мәчет картлары белән эшләүнең мөһимлеген һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Илдар хәзрәт мәчетләрдә белем бирүче мөгаллимнәрне аттестацияләргә кирәклеген әйтеп үтте. Мәҗлес дога кылу белән тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *