Мәчет картының 80 яшьлеге билгеләнде

Чаллының “Туфан” мәчетендә төрле истәлекле вакыйгалар уңаеннан  мәчет картларын хөрмәтләү традициясе яши. 6 апрельдә өйлә намазыннан соң  шундый чараларның берсе үтте – мәчет әһелләре мәчет аксакалларының берсе булган Фәнүс Миннеәхмәт улы Хафизовны 80 яшьлеге белән котладылар. Юбиляр адресына мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин күп җылы сүзләр әйтте һәм аңа истәлекле бүләк – Йәсин сүрәсе язылган шәмаил бүләк итте.

Бүгенге көндә “Туфан” мәчетендә 80 яшьне узган 5 аксакал бар. Алар өлкән яшьтә булсалар да   мәчет эшләрендә актив катнашалар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *