“Туфан” мәхәлләсе 25 еллыгын уздырды

Бүгенге көндә Чаллыда 14 мәчет эшләп килә, мәхәлләләр актив эшчәнлек алып бара. Яңа шәһәрнең 4, 5, 6 нчы бистәләрен берләштергән “Туфан” мәхәлләсе 20 гыйнвар көнне үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чара Ибраһим хәзрәтнең Коръән укуы һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның дога кылуы белән башланып китте. Соңрак Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Рафик улы Галиуллин мәхэллэ кешеләренә шәһәр Башкарма комитеты һәм үзенең котлауларын белдерде, мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллинга шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевның Рәхмәт хатын тапшырды. Мәҗлесне дәвам итеп, Әлфәс хәзрәт бирегә җыелган халыкка кыскача гына шәһәребездәге Ислам дине тарихын сөйләде, аннары “Туфан” мәхэллэсе тормышында актив катнашкан картларга ҮДО ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе бүләкләрен тапшырды. Шулай ук чара барышында Равил хәзрәт килгән кунакларны “Туфан” мәхэллэсе тарихы белән таныштырды, аеруча актив картларга Коръән китаплары бүләк итте. Мәҗлес ахырында шәһәребез казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев “Туфан” мәхәлләсенең 25 еллыгы белән котлады. Өйлә намазыннан соң кунаклар чәй өстәле артында җыелыштылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *