“Иман” мәчетенә ярымай куелды
23 сентябрь көнне шәһәребезнең Суар бистәсендә төзелгән “Иман” мәчете бинасына ярымай урнаштырылды. Әлеге истәлекле вакыйга шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мәчетләребез имамнары һәм мәхәллә активы катнашында тәкбир-тәшрик әйтеп башкарылды.