“Нур-Ихлас” мәчетенең уку бинасына ярымай кую
17 ноябрь көнне өйлә намазы алдыннан “Нур-Ихлас” мәчетенең уку класслары бинасына ярымай урнаштырылды. Әлеге истәлекле вакыйга шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм мәчет активы катнашында тәкбир-тәшрик әйтеп башкарылды. Өйлә намазыннан соң шушы вакыйга хөрмәтенә чәй мәҗлесе оештырылды.
“Нур-Ихлас” мәчете өчен уку класслары бинасы 2018 елны төзелә башлады. Бүгенге көндә бинаның 2-нче катындагы бүлмәләрдә якшәмбе дәресләре үткәрелә.