“Утыз Имәни” мәчетендә казый белән очрашу
2 нче март көнне “Утыз Имәни” мәчетендә Кама буе төбәге казые, “Ак мәчет” мәчетенең имам-хатыйбы һәм мәдрәсәнең мөдире Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиев һәм “Ак мәчет ” мәдрәсәсенең баш мөгаллиме Рафик хәзрәт Минниахмәтов белән мәхәллә халкы өчен очрашу уздырылды. Очрашу барышында бик күп темалар күтәрелде,булсын мы ул фикъх,тарих,әдәб-ахләк,мәзхәб,гакыйдә,ихсан,гореф-гадәт мәсьәләләре. Мөселман өммәтен борчый торган сорауларга зур гыйлем, тәҗрибәгә лаек булган хәзрәтләребез камил,ачык,хикмәтле җавап кайтардылар. Ошбу очрашу бик файдалы узды. Аллах Тәгалә хәзрәтләребездән разый булса иде!