Мәүлидкә багышлап викторина

11 декабрьдә Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көненә багышлап якшәмбе укуларына йөрүче хатын-кызлар арасында викторина уздырылды.

Анда җәмгысе 48 кеше катнашты. Беренче ел укучылар 31, ә инде берничә ел укучылар 53 сорауга җавап бирделәр. Җиңүчеләргә бүләк итеп намазлыклар һәм “Туфан” мәчете рәсеме төшерелгән кружкалар тапшырылды.

Якшәмбе укуларына йөрүче ирләр арасында да шундый ук викторина үткәрү күздә тотыла.

Шул ук көнне мәчеттә шәһәр мөхтәсибәтенең аксакаллар шурасы әгъзалары җыелышы узды. Аны шура рәисе, “Туфан” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин алып барды. Шура 2017 елга эш планы кабул итте. Анда мәчетләр тарихын язу, мәхәлләләрдәге мохтаҗлар исемлеген тулыландыру, мәчеткә йөрмәүче бабайларны барлау һәм мәчеткә җәлеп итү, ел дәвамында мәчетләрдә өлкәннәр өчен иң кимендә 4 тапкыр очрашу уздыру, мәчетләрдә имамнарга эчке тәртипне урнаштыруда ярдәм итү, аксакалларга хас сыйфатларны булдыру өстендә даими эшләү кебек бурычлар куелган.

Өйләдән соң викторинада, җәмәгать намазында һәм аксакаллар шурасы эшендә катнашучылар өчен Мәүлид кичәсенә багышланган аш мәҗлесе уздырылды. Анда 200гә якын кеше катнашты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *