Равил хәзрәт Нуруллинга 60 яшь

Чаллының  “Туфан” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллинга 60 яшь тулды. Шушы уңайдан без, мәхәллә кешеләре, мәчет картлары, мөгаллимәләр Равил хәзрәтне гомер бәйрәме белән тәбрик итеп мәҗлес үткәрдек. Аңа үзебезнең рәхмәтләребезне белдереп бүләкләр бирдек, рәхмәт йөзеннән күп матур сүзләр әйтелде.

Равил хәзрәт “Туфан” мәчетен төзүдә күп көчен куеп Аллаһының рәхмәтен өмет итеп хәзерге көндә дә үзенең фидакарь хезмәтен куя. Үзе генә түгел, хәзер инде гаилә әгъзалары  да шушы мәчет тормышына үзләренең хезмәтләрен кертәләр. Мәчеттә ир-атлар һәм кыз-хатыннар өчен уку-укыту эшләре дә киң рәвештә куелган. Һәр җәйдә мөселман балалары өчен ике атналык лагерьлар оештырыла. Аллаһы Тәгалә аңа киләчәктә дә шулай уңышлы итеп эшләргә ярдәм бирсен. Тагын да озак еллар безнең имам  булып калуын Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз.

 

   Рәсемдә: Равил хәзрәт  дүрт яшьлек оныгы Кәрим (быел Коръән уку бәйгесендә иң яшь катнашучы булды) белән.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *