“Чаллы Яр” мәчете төзелеше белән танышу

Шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин 5 апрель көнне “Чаллы Яр” мәчете төзелеше белән танышып кайтты. Узган ел май аенда нигез салынган мәчет инде бу елның көзенә төзелеп бетәр дип ниятләнә. Яңа мәчет белән кызыксынырга “Чаллы ТВ” телеканалыннан да килгәннәр иде. Аларның сорауларына Әлфәс хәзрәт шулай җавап бирде: “Шәһәребезнең юл кырыенда мәчет төзү нияте күптән бар иде инде. Чөнки Казан юлында андый мәчетләр күп, һәм алар сәяхәтчеләр, юлчылар өчен , кереп, тәһарәт алып намаз укырга, ашап алырга бик уңайлы. Диния нәзарәтеннән дә мондый мәчет салырга тәкъдим булган иде. Шуңа күрә төзелеш өчен җирне юл кырыенда биргәч, үзебез дә гаҗәпләнеп һәм сөенеп куйдык. Соңыннан бу урында шәхси йортлардан торган яңа комплекс булачагын да белдек. Шушы мәчет беренче чиратта халыкка хезмәт күрсәтәчәк, ә аннары инде юл мәчете функциясен үтәячәк, дип әйтергә була. Үзебезнең теләккә ирештек һәм, Аллаһ боерса, җәй көне мәчетебезне ачып җибәрербез дип уйлыйм.”

Мәчет төзелешенә бәйле сорауларга Илдар хәзрәт Зияров җавап бирде: “Аллаһ Тәгалә миңа бу мәчетне вакытында һәм матур итеп төзергә вазифа бирде. Һәр кеше йөрәгендә иман белән туа, шуңа күрә булышырга теләүчеләр күп, мөхтәсибәт, диния нәзарәте һәм шәһәр җитәкчелеге дә ярдәм итеп тора. Шәһәребез хәзерге заман стилендә булгач, мәчетне дә хай-тек стилендә төзергә булдык. Күргән кешеләргә дә ошар һәм аларда яхшы тәэсир калдырыр дип уйлыйбыз. Монда тәһарәт алу, намаз уку өчен бөтен уңайлыклар да булачак. Төзелеш узган елны башланды. Хәзерге вакытта төп стеналар салынып бетте һәм түбә ябу эшләре бара. Озакламый мәчетнең эчке өлешен ясый башлыйбыз. Җәй ахырына мәчет ачылыр һәм кешеләр йөри башлар дип көтәбез. Мәчет эчендә ирләр һәм хатыннар өчен аерым ике намаз уку залы, тәһарәтханәләр һәм ике уку классы булачак. Бәйрәм вакытында халык күп җыелган очракта ике намаз залын берләштерү каралган. Шулай ук мәчет янында дини мәрәсимнәр үткәрү залы һәм ашханә дә каралган. Мәчетнең биеклеге якынча 9 катлы йортка тиң, чөнки мәчет ул ерактан күренеп, шушы урында мөселманнар яшәгәнен билгеләп торырга тиеш. Безнең татар халкы да, һәм гомумән мөселманнар, электән авыл яки шәһәр төзи башлаганда, беренче булып мәчет салганнар. Мәчет 250 кешегә каралган”.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *