Төрекмәнстан студентлары белән очрашу

22нче сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәре “Җәмигъ” мәчетендә “мәчеттә кунакта” дигән исем астында чираттагы очрашу узды. Бу юлы кунакта шәһәребезнең югары уку йортларында укучы Төрекмәнстан студентлары булды. Мәҗлес Коръән уку белән башланып китте. Сөңырак шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин мөселманнар өчен бердәм булуның әһәмияте турында кыскача вәгазь сөйләде. Шулай ук чара барышында Илдар хәзрәт Зияров Татарстанда ислам дине тарихы, ә Мөхәммәд хәзрәт ислам баганалары турында сөйләп киттеләр. Соңыннан викторина уздырылды һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Мәҗлес табын янында дәвам итте. Бу чара халык арасында исламга карата мәхәббәтнең артуына сәбәп булыр дип өметләнәбез.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *