Тыл ветеранына мөфти бүләге тапшырылды

  8 майда Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәрнең тыл ветеранына, “Нур-Ихлас” мәчете әгъзасы булган 91 яшьлек Әмирша Кадыйр улы Бакировка җиңү бәйрәме уңаеннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бүләген тапшырды. Очрашу вакытында Әлфәс хәзрәт  Әмирша ага белән җылы әңгәмә уздырды. Ветеран тормыштан канәгать булуын, үз аягында йөри алуын, әле хәтере дә әйбәт булуын җиткерде. Әңгәмә ахырында Әлфәс хәзрәт белән Әмирша ага илебезгә, шәһәребезгә тынычлык, иминлек, бәрәкәт теләп дога кылдылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *