“Рамазан” мәчетендә өлкәннәр өчен мәҗлес

Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең хәдисендә: «Олы кешегә хөрмәт һәм ярдәм күрсәтүчегә Аллаһы Тәгалә үзе олыгайгач, аңа да шулай ук ярдәм итәрлек кешене билгеләп куяр» – диелгән. Шушы сүзләрне истә тотып 8 октябрь көнне шәһәребезнең “Рамазан” мәчетендә “Өлкәннәр көне” уңаеннан мәчет картлары өчен аш мәҗлесе уткәрелде. Ул сәгать 14:00 башланып икенде намазына чаклы дәвам итте. Чара кунагы буларак Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметов чакырылган иде. Үзенең чыгышында ул җыелган картларга мәчет эшчәнлегендә булышлык күрсәтүләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Мәҗлес азагында килгән әби-бабайларга бүләкләр таратылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *