Мәчетләрдә якшәмбе укулары башланды

Гыйлем алу һәр мөселман өстендә торган фарыз гамәлдер, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа сәламе булсын) Раббыбыз Аллаһ Тәгалә тарафыннан иңдерелгән Коръәннең беренче аяте дә безне белем алырга чакыра: “Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” (“Галәк” сүрәсе, 1 нче аять). Икенче бер аятьтә исә: “Әйт син аларга: “Белгән белән белмәгән бер булырмы?” – диелгән (“Зүмәра” сүрәсе, 9 нчы аять). Шушы боерыкларга буйсынып, шәһәребез мәчетләрендә ел саен октябрь аеның беренче шимбәсеннән башлап яз җиткәнчегә кадәр ислам дине нигезләре һәм Коръән укырга өйрәнү дәресләре үткәрелә. Бу елны алар 5 октябрьдә башланды. Ә 4 октябрь көнне “Утыз Имәни” мәчетендә яңа уку елына багышланган кичә үтте. Чарага бу елны гыйлем алырга дип шактый кеше килде. Кичәдә шәһәребез имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметов һәм мөхтәсибәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Илдар хәзрәт Зияров та катнаштылар. Хәзрәтләр булачак шәкертләргә угет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр. “Утыз Имәни” мәчетендә үткәреләчәк дәресләрне мәчет имамы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов алып барыр дип көтелә.

Шәһәребез мәчетләрендә узачак дәресләр расписаниесе белән мәчетләрнең үзләрендә, яки шалтыратып таныша аласыз:
“Ак мәчет” – 38-86-33, “Җәмигъ” – 58-50-82, “Тәүбә” – 70-51-17, “Кәүсәр” – 34-64-96, “Ихлас” – 70-68-48, “Чишмә” – 8937 294-71-74, “Рамазан” – 34-64-64, “Туфан” – 38-16-78, “ГЭС” – 70-16-25, “Әбүзәр” – 46-36-00, “Нур-Ихлас” – 56-85-58, “Сөембикә” – 34-05-64, “Билал” – 71-73-45, “Утыз Имәни” – 8987 295-65-75.

Фотоларда:”Утыз Имәни” мәчетендә укучылар мәҗлесе һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсенең актлар залында якшәмбе укулары башлану уңаеннан мәдрәсә укытучылары җыелышы.




Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *