Рәгаиб кичәсенә багышланаган вәгазләр
Аллаһы Илчесе ﷺ : “Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу төнгә фәрештәләр Рәгаиб дип исем кушканнар”- дип әйткән. Бу елны 27 февраль төненә туры килгән әлеге кичә хөрмәтенә “Утыз Имәни” мәчете имамы Инсаф хәзрәт Сәүбанов кичке намаздан соң “Нур-Ихлас” мәчетендә хаҗ дәресләренә йөрүчеләр өчен, ә төнге намаздан соң үзенең мәхәлләсендә Рәҗәб аеның өстенлекләре турында вәгазь сөйләде. Аллаһ аңардан разый булсын.