“Хәят” мөслимәләр җәмгыяте укытучылар өчен бәйрәм кичәсе оештырдылар

Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан “Хәят” мөслимәләр җәмгыяте мәктәп ветераннары һәм мөслимә укытучылар өчен бәйрәм кичәсе оештырдылар. Укытучылар бергәләп күңелле ял иттеләр. Укучылар аларга шигъри тәлгәшләр, открыткалар, чәчәк бәйләмнәре буләк иттеләр. Мул табын артында һәр укытучыга бүләкләр тапшырылды. Укытучылар әлеге бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
Белем кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Халык бу турыда бик белеп: “Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, – дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә. Һәр кешенең иң матур, иң күңелле хатирәләре, әлбәттә, мәктәп еллары белән бәйле.
Укытучы булу җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә. Укытучыдан башка беркем дә бер һөнәргә дә өйрәнә алмый. Тормышта нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын онытмыйк.
Картлык һәркемгә дә килә, берәү дә яшь булып кала алмый. Өлкәннәргә карата игътибар һәм ихтирамлы булыйк. Ә бүген дә балаларга белем бирүчеләргә авыр һәм мактаулы эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын.





Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *