Мөслимәләр өчен дөрес яшәү дәресләре

Хәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә Чаллы шәһәренең  “Хәләл үзәгендә” “Хәят” мәслимәләр җәмгыяте үз эшчәнлеген алып бара. Инде өч атна рәттән уздырылган чаралар дөрес яшәү рәвешенә багышлана. Шулай 27 декабрь көнне мөслимәләр өчен чүпрәсез ипи пешерү буенча мастер класс күрсәтелде, ничек итеп закваска ясап аннан өч төрле ипи пешерәсе икәне аңлатылды. Чараның икенче өлешендә Рәсәйнең атказан табибы Әнисә Әнисовна белән очрашу булды. Ул дөрес туклану һәм яшәү серләре буенча дәрес үткәрде. Мөслимәләр узган чарадан бик кәнагәть калдылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *