Корбан бәйрәменә багышланган чаралар

Бүген, 10 нчы августта, Яңа шәhәрдә урнашкан Хәләл Үзәктә Корбан бәйрәменә багышланган Хәләл ярминкә узды. Ярминкәдә мөселманнар үзләре үк җитештергән эшләнмәләр белән сату иттеләр. Һәркемгә бәйрәм өстәленә куярга пешкән ризыклар, казылык, балык, татлы чәк-чәк, пироглар сатып алу мөмкинлеге булды. Шулар белән беррәттән көндәлек кирәк-ярак товарларны да сату оештырылды. Ярминкәдән һәркем канәгать калды. Алдагы ярминкәләрне көтеп калабыз.

Шулай ук иртәнге якта “Нур-Ихлас” мәчете территориясен җыештыру булды. Өмәгә җыелган мәхәллә халкы тиз вакытта мәчет янында җыелган чупләрне җыйды һәм бәйрәм белән котлау баннерын элеп куйды. Булышкан кешеләрдән Аллаһ разый булсын!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *