Якшәмбе дәресләре укучылары – шугалакта

4 февральдә Чаллының “Нур-Ихлас” мәчете яшь мөгаллимнәре якшәмбе дәресләренә йөрүче балалар өчен   “Медео” шугалагында  күмәк шуу оештырдылар.  Ул “Виктория” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әлфәрит Раиф улы Нәбиев ярдәме белән мөмкин булды. Күңелле шуудан соң балалар ачык һавада бергәләшеп  чәй эчтеләр. Мондый актив ялдан  һәркем бик тә канәгать калды.

Мәчеттә балалар өчен мондый чаралар даими узып тора. Кышкы каникул чорында алар көндезге лагерьда азан әйтү осталыгына өйрәнгәннәр иде.

Якшәмбе дәресләре укучылары - шугалакта Якшәмбе дәресләре укучылары - шугалакта

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *