Курста беренче дәрес актив башланды

2 февральдә республикабыз мәчетләрендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен “Без – татарлар” курсы эшли башлады. Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендәге курсның беренче дәресенә 26 кеше килде. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләр – уртача  яшьтәге ханымнар, яшьләр һәм хәтта 11 яшьлек Салмон Латыйпов бар иде. Дәрес башланганчы булачак укучылар алдында “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли чыгыш ясады. Ул килүчеләргә туган телне өйрәнүдә уңышлар теләде. Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, төрле сәбәпләр белән беренче дәрескә килә алмаучылар бар. Шуңа күрә алдагы дәресләрдә укучылар санының артуы да мөмкин.

Беренче дәресне    филология фәннәре кандидаты, Чаллы педагогия институты доценты Ринал Хаҗиев уздырды. Ә татар тарихына багышланган өлешне шушы мәдрәсә мөгаллиме Габделмәлик хәзрәт Саттаров алып барачак.

Укулар Диния нәзарәте раслаган программа нигезендә уздырыла.

   Рәсемнәрдә: беренче дәрестән күренешләр.

Без – татарлар” курсы Без – татарлар” курсы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *