“Ислам – религия мира” конкурсы нәтиҗәләре

«Заман» мәгариф үзәге Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм “Әбүзәр” мәчете белән бергә «Ислам – религия мира»дип аталган рәсем конкурсы уздырдылар. Конкурста “Заман” үзәгендә белем алучы балалар катнашты. Алар рәсемнәрне өйләрендә һәм дәресләр вакытында ясадылар. Җиңүчеләрне 14 сентябрь җомга көнне 15:00 сәгатьтә бүләкләү булып узды. Беренче урын алучыга – 1500 сум, икенче һәм өченче урын алучыларга 1000 һәм 500 сум куләмендә акчалата бүләкләр бирелде. Калган катнашучыларга 50 шәр сум таратылды. Чара «5320» кафесында узды. Бүләкләүдән соң катнашучыларны һәм килгән кунакларны пылау белән сыйладылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *