Имам оныгы туу хөрмәтенә мәҗлес уздырды

Чаллының “Туфан” мәчетендә төрле истәлекле вакыйгаларга бәйләп мәчет картлары өчен аш мәҗлесләре уздыру гадәткә керде. Шундый мәҗлесләрнең чираттагысы 14 февральдә булды. Аны мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин икенче оныгы  – Мәръям туу хөрмәтенә уздырды (беренче оныгы  3 яшьлек Кәрим былтыр балаларның республика күләмендә Чаллыда уза торган традицион Коръән уку бәйгесенә иң яшь катнашучы булган иде.)

Мәҗлес барышында татар гаиләләрендә балалар санын арттыру, аларга дөрес дини һәм милли тәрбия бирү, туган телебезне саклап калу кирәклеге турында җанлы әңгәмә узды.

Имам оныгы туу хөрмәтенә мәҗлес уздырды

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *