Мәчетләрдә өмәләр

   15 нче һәм 22 апрельдә Чаллы мәчетләрендә мәчет яннарын, территорияләрен җыештыру, мәчет биналарының эчке өлешен юуу, чистарту буенча  өмәләр узды. Мәсәлән, “Туфан” мәчетендә ошбу саваплы эшкә 46 кеше катнашты. Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин  өмәнең  24 апрельдә – дүшәмбе көнне дә дәвам итүен әйтә. 15 апрельдә “Нур-Ихлас” мәчете территориясен чистартуда 20 дән артык кеше катнашты, бу эшкә хәтта урамнан үтеп баручылар да кушылды. Ә 22 апрельдә мәчеткә якшәмбе дәресләренә йөрүче мөслимәләр  мәчет бинасының эчке өлешен юу, чистарту буенча өмә үткәрделәр. Биредә юылмаган бер карыш җир дә калмады. Бу эшкә 70 ләп мөэминә тартылды. Уртак эш тәмамлангач өмә хөрмәтенә    чәй мәҗлесе үткәрелде.  Анда мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин өмәдә катнашучыларга  бу саваплы эшләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

   Рәсемдә: “Нур-Ихлас” мәчетендәге өмәдә катнашучылар мәҗлесеннә күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *