Ураза гаете мөбарәк булсын!

Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән барчагызны изге Рамазан ае тәмамланып Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәме җитүе белән ихлас котлыйм!

Изге Рамазан ае янә дә безне калдырып китә. Без аны моңсуланып, борчылып озатабыз. Әмма шул ук вакытта күңелебезне шатлыклы хисләр дә били. Чөнки Аллаһ Раббуль Гыйззә кушканнарны үти алдык. Озын язгы көннәрдә аштан-судан, уразаны бозарга мөмкин булган гамәлләрдән тыелып тордык, көндәлек биш вакыт намазны үтәү белән төнге намаз – тәрәвихларны укыдык, башка изгелекләр кылдык. Рия – кешеләр күрсен өчен түгел, ә Аллаһының рәхмәтенә ирешү теләге белән. Һәм Аллаһы Тәгалә Үзенең ярдәмнәрен – җиләс, эссе булмаган көннәрен бирде, күңелебездә киләчәккә өмет уятты. Тоткан уразаларыбыз, төнге намазларыбыз, кылган изгелекләребез белән калебебезне сафладык. Ураза тотуыбыз өчен нинди бүләкләр буласын фәкать Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Аллаһының хак хәбибе пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: “Һәр нәрсә өчен чистарыну бар. Ә калеб белән тәнне Ураза чистарта.”

Бәйрәмебездә төп гыйбадәт – гает намазы. Әмма, коронавирус инфекциясе таралуга каршы булдырылган чараларга күрә, бу елны бәйрәм намазы мәчетләрдә үткәрелә алмый. Шуның сәбәпле ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарфыннан Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул иттелде – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның  YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак. Трансляция 24 май көнне иртәнге 6.30 сәгатьтә башланачак. Бу вакытка кадәр, мохтаҗ-мескеннәргә фитыр сәдакаларыбызны тапшырып бетерү безгә фарыз кылынган вазыйфа булып тора. Аның ярдәмендә мохтаҗ-мескеннәр бәйрәм шатлыгы кичерә, бу көннәрне генә булса да мохтаҗлык сизүдән ераклаша. Быел фитыр сәдакасының күләме акчалата 100-600 сум (соңгысы зәкят түләүчеләр өчен). 2020 елга зәкят нисабы алтын белән исәпләгәндә 280 мең сум.

Рамазан аенда ирешкәннәрне, күңелебезгә туплаган рухи кыйммәтләребезне киләчәктә дә саклый алсак иде. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, кылган барча изгелекләребез бәрәкәтендә тормышыбызны тагын да күркәмрәк итсен, изге ният – максатларыбызга ирешергә юлларын ачсын! Өйләребездә һәрвакыт тынычлык, татулык, муллык булсын! Киләчәктә дә гыйбадәтләребез дәвамлы булып Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә лаек яшәргә насыйп әйләсен!

Ихтирам һәм изге догалар белән,

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе,

ҮДО – ТҖМ ДН Президиумы әгъзасы

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *