“Хәзинә” еллык эшенә йомгак ясады

 6 майда Чаллы мөхтәсибәте каршында уңышлы эшләүче “Хәзинә” балалар клубы (җитәкчесе Ләйсән ханым Әхмәтшина)  чираттагы уку елына йомгак ясады. Ул ата-аналар катнашында зур бер бәйрәмгә әверелде. Чара “Нур-Ихлас” мәчетенең яшел чирәмле ишек алдында барды. Һәр яшь төркеме балалары (2 яшьтән 12 яшькә кадәр, җәмгысе 12 уку төркеме) үзләре бәйрәмгә әзерләгән дини-шигъри композияцияләр күрсәттеләр. Алар барсы да темалары буенча якынлашып килүче изге Рамазан аена багышланган иде.  Һәр чыгыш ясаучы төркем әгъзасына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Аннары балалар спорт ярышларында көч сынашты, төрле кызыклы уеннарда катнашты. Спорт ярышларыннан соң иҗади остаханәләр эшләп китте. Остаханәләр яшь үзенчәлекләрен истә тотып әзерләнгән иде. 2 яшьлек сабыйлардан алып әти-әниләр, әби-бабайларга кадәр үзләренә мавыктыргыч шөгыль таптылар: агачтан модельләр ясау, аларны буяу, җеп һәм кадаклар ярдәмендә панно ясау, озын койрыклы кометалар ясап очыру, Рамазан аена гигант открыткалар ясау – барысы да бәйрәмгә килүчеләргә хуш килде.

  Болардан кала бәйрәмдә кызлар өчен  Рамазан аена багышланган квест һәм флешмоб да оештырылды, нәниләргә махсус уеннар оештырылды, гигант сабын куыкларыннан шоу күрсәтелде һәм иң кызыгы балаларга махсус мөселманча фотозонда күңелле истә кала торган фотолар ясау мөмкинлеге тудырылды.Соңыннан балалар да, ата-аналар да тәмле пылау белән сыйландылар.

  “Хәзинә” клубында тәрбияләнүчеләр шулай итеп бу көнне ата-аналарны алган белемнәре белән дә, өлгерлекләре, җитезлекләре белән дә сөендерделәр.

  Рәсемнәрдә: бәйрәмнән күренешләр.

“Хәзинә” еллык эшенә йомгак ясады“Хәзинә” еллык эшенә йомгак ясады“Хәзинә” еллык эшенә йомгак ясады“Хәзинә” еллык эшенә йомгак ясады

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *