“Иман” мәчетенә имам-хатыйб билгеләнде

1 октябрь көнне шәһәребезнең Суар бистәсендә төзелеп килүче “Иман” мәхәлләсе мәчетендә имам-хатыйб буларак сайланган Хатыйпов Мөнир Мөнәвир улына шәhадәтнамә, мәчет уставы һәм теркәү документлары бирелде. Аларны Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тапшырды. Соңрак имам-мөхтәсиб урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметов имамлык вазыйфасын кабул иткән Мөнир хәзрәткә ТҖ МДН тарафыннан бастырылган “Нигезләмә” һәм Коръән китапларын бүләк итте. Вакыйга әлегә төзелеш эшләре тәмамланмаган “Иман” мәчетендә үтте. Чарада шулай ук Чаллы мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе, “Чаллы Яр” имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров, бистә башлыгы Әнвәр Таһиров, төзелеш иганәчеләре һәм мәхәллә кешеләре катнашты.

Яр Чаллы шәһәрендә сан буенча 16 нчы булачак “Иман” мәчете Суар бистәсенең Единства урамы, 26  адресы буенча төзелеп килә. Аның бинасы 2 каттан тора һәм 140 кешегә исәпләнгән.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *