“Рамазан аенда игелек кылыйк!” акциясе

Рамазан изге гамәлләр кылу ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаһү галәйһи вә сәлләм) үзенең бер хәдисендә: “Сезгә бәракәтле Рамазан ае килде. Аллаһ Тәгалә сезгә ул айда рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә һәм догаларга җавап бирә. Аллаһ сезнең бер-берегез белән изгелек кылуда ярышуыгызны карый йәм фәрештәләр алдында сезнең белән мактана. Аллаһка үзегездән хәерле нәрсәне күрсәтегез. Дөреслектә, бәхетсез кеше ул бу айда Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм булган кеше” – диде. Шушы сүзләрне күздә тотып Чаллы шәһәре мөхтәсибәте шәһәребез мөселманнарын “Көмеш кыңгырау” газетасы тарафыннан башланып киткән “Рамазан аенда игелек кылыйк!” акциясендә катнашынга чакыра. Акциянең максаты – мөселман кардәшләребезне татар балалар матбугатын саклап калуда ярдәмгә чакыру. Үзебез яки балаларыбыз укыган мәктәптә, ярдәмгә мохтаҗ балаларга “Көмеш кыңгырау” газетасын яздырсак, бу яшь буынны барыбыз өчен дә бик кадерле булган туган тел белән ныграк бәйләү дә, аларны татар телендә иҗат итүгә дә этәрү булыр иде.
Бүген, милләтебез өчен җиңел булмаган шартларда, балалар язган әкият-хикәяләрне, шигырьләрне бастырып чыгару өчен бердәнбер иҗади мәйдан булган татарча газетаны саклап калуда катнашсак яхшы булыр. “Көмеш кыңгырау” газетасына почта аша ярты елга язылу бәясе: 498 сум (индексы – П2370). Альтернатив (ягъни үзләре китереп бирү шарты белән) язылу бәясе – ярты елга 390 сум.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *