“Ак мәчет” мәдрәсәсендә конференция булып узды
14 март көнне шәһәребезнең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә «ҖӘМГЫЯТЬ ТОРМЫШЫН ТОТРЫКЛАНДЫРУДА ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ» исемле V халыкара (Россия, Төркия, Әзербәйҗан, Казахстан, Сирия галимнәре катнашында) фәнни-гамәли конференция булып узды. Бу конференция эшен алып баруда 14 фән докторы, профессорлар, 20 фән кандидаты, магистрлар, фәнни-тикшеренү институтларының фәнни хезмәткәрләре, мәдрәсә җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре катнашты. Конференциядә мәгарифкә, җәмгыятьтә барган мөһим проблемаларга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде һәм аларны чишү юллары тикшерелде.