“Җәмигъ” мәчете төзелеше белән танышу

13 март көнне шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт һәм мәчет имам-хатыйблары белән берлектә “Җәмигъ” мәчете төзелеше белән танышу җыелышы үткәрде. Иртәнге 8:00 сәгатьтә башланган әлеге чара барышында узган елларда башкарылган һәм бу елны эшләнәсе эшләр турында фикер алышынды. Үзенең чыгышында Наил Гамбәр улы әлеге мәчет төзелешенә алынган 5 нче мэр икәнлеген, шулай ук бу елны гаиләсе белән киңәшләшеп шәхси хисабыннан төзелеш файдасына 1 миллион сум акча керткәнен әйтеп үтте. Аның әйтүенчә 2020 ел ахырына “Җәмигъ” мәчете бинасының корпусын салып бетерү планлаштырыла. “Изге эшкә алындык. Халык ярдәме артсын дисәк аларны мәчет төзелеше белән ныграк таныштырырга кирәк. Үзебез төземәсәк безгә мәчет салып бирүче булмас” – дигән дигән фикерләр әйтелде Чаллы шәһәре мэры тарафыннан.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *