“Ислам. Беренче адымнар” һәм азан әйтү курслары тәмамланды

13 һәм 14 март көннәрендә “Нур-Ихлас” мәчетендә үткәрелгән азан әйтү курсларында һәм “Ислам. Беренче. адымнар” проектында белем алган шәкертләрнең чыгарылыш мәҗлесе булып үтте. Азан әйтү курсларын 25кә, ә Ислам дине нигезләрен өйрәнү дәресләрен 20гә якын кеше тәмамлады. Аларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты беренче тапкыр шәһәребездә 2019 елны, Сидоровка бистәсендә урнашкан “Ихлас” мәчетендә үздырылган иде. Бу елны ул “Нур-Ихлас” мәчетендә шәһәребез имамнары тарафыннан үткәрелгән 5 дәрес эчендә шәкертләрне ислам дине нигезләре белән таныштырды. Үз чиратында азан әйтү курслары мәчет мәзиннәрен һәм теләк белдергән башка ир-атларны матур һәм дөрес итеп азан әйтергә өйрәтүне үз өстенә алды. Икешәр сәгатьлек 4 дәрес дәвамында “Ихлас” мәчете имамнары шәкертләрне азан кагыйдэләренә һәм аны әйтү төрләренә өйрәттеләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *