Балалар хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

27 декабрь көнне Чаллы шәһәренең балалар хастаханәсенең ашыгыч госпитализация бүлегендә намаз бүлмәсе ачылды. Чара кунаклары итеп шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм “Утыз Имәни”, “Ихлас” мәчетләре вәкилләре чакырылганнар иде. Үзенең сүзләрендә Әлфәс хәзрәт хастаханә эшчеләрен намаз бүлмәсе ачылуы белән тәбрикләде һәм зур рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук кешеләрнең гыйбадәт кылуы авыруны дәвалауга олы йогынты ясаганын һәм табиблардан өстен шифа бирүче Аллаһ кына икәнен ассызыклап үтте. Соңырак әлеге бүлмәгә бүләк итеп Коръән китабын тапшырды. Гыйбадәт бүлмәсен ачу чарасы кичке намаз уку белән тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *