Кышкы каникул файдалы уза

Чаллы мөхтәсибәтендә   кышкы каникул көннәре  мөселман балалары өчен  файдалы үтә.   Мәсәлән, мөхтәсибәтнең “Хәзинә” клубында  кышкы   көндезге лагерь 25 декабрьдә үк эшли башлады. Аңа 9-13 яшьлек 20 кыз бала җәлеп ителде. Алар Ислам әдәбен, Коръән ятлау методикасын, тәҗвид кагыйдәсен тырышып өйрәнәләр,  каллиграфия дәресләре алалар. Шулай ук   “Кыйбла” телетапшыруы,  “Ислам нуры” газетасы мөхәррирләре белән очрашу, хәбәрләр, әңгәмәләр  әзерләү буенча мастер-классларда катнашу, “Рухи хәзинә” радиотапшыруын, сайт  әзерләү, батут, кыяга менү үзәкләренә, рәсемнәр галереясына экскурсияләр һ.б. күңелле чаралар каралган. Балалар көнгә өч мәртәбә туклану белән тәэмин ителә. Лагерь 5 гыйнварга кадәр эшли.

“Нур-Ихлас” , “Ихлас” мәчетләрендә ир балалар лагерьлары эшли. Аларда ял итүчеләр шулай ук әхлак дәресләре алалар, спорт уеннарында катнашалар. “Нур-Ихлас” мәчете каршында оештырылган лагерь башлыгы Рөстәм Акмалов лагерьда төп максат итеп   балаларны  дөрес һәм матур итеп азан әйтергә өйрәтү куелуын әйтә. “Лагерьда булучы 16 ир бала (7 яшьтән 14 яшькә кадәр)  биш көн эчендә азанны дөрес һәм матур итеп әйтергә өйрәнергә тиеш. Үзебезгә шундый максат куйдык. Шулай ук батут паркына бару, урамда шашлык пешерү, спорт чаралары каралган  каралган,”- ди ул.

   Рәсемдә : шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин “Нур-Ихлас” мәчетендә тәрбияләнүчеләр алдында “Ислам әдәбе” темасына чыгыш ясый.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *