Мәүлид ае чаралары дәвам итә

Кичә, 12 октябрь көнне төнге намаздан соң “Ихлас” мәчетендә мәүлид аена, мәчетнең 20 еллыгына һәм бу елны башкарылган, мәчетне төзекләндерү эшләре тәмамлануга багышлап бәйрәм кичәсе үткәрелде. Мәҗлес кунаклары буларак шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, ТҖ МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе Әхмәд әбү Яхъя һәм Дагыстаннан мөнәҗәтләр башкаручылар чакырылганнар иде. Чара дәвамында җыелган халыкка вәгазьләр сөйләнде, мәхәллә активына Әлфәс хәзрәт һәм мәчет имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа сәламе булсын) багышлап мөнәҗәтләр башкарылды. Бәйрәм чарасы илебез тынычлыгы өчен дога кылып тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *