Татарстаннан мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәм

Чаллы мөхтәсибәте махсус хәрби операция өчен мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәм туплауны дәвам итә. Бүгенге көнгә шәһәребез мәчетләре халкы тарафыннан 200 мең сумнан артык акча җыелды һәм “Зәкәт” фондына хәрбиләргә ярдәм күрсәтү өчен тапшырылды. Моннан тыш өстәмә җылы киемнәр, ашамлыклар, медикаментлар җыелды һәм “Болгар” хәйрия фонды белән махсус хәрби операция барган җирлеккә озатылды.
Шушы яхшы гамәлгә кушылып, Татарстаннан мобилизацияләнгән кешеләргә җылы киемнәр, медикаментлар, хәләл коры паек, тушенка һәм аптечка белән ярдәм күрсәтергә теләүчеләр әйберләрен “Нур-Ихлас” мәчетенә китерә алалар.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *