“ГЭС” мәхәлләсе мәчетендә яңа имам-хатыйб

12 октябрь көнне шәһәребезнең “ГЭС” мәхәлләсе мәчетендә яңа имам-хатыйб билгеләү мәҗлесе булып үтте. Өйлә намазыннан соң, 10 елдан артык мәчет имам-хатыйбы хезмәтен башкарган Габдерәшит хәзрәт Курмалеев Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметов һәм мәхәллә активы каршында үз теләге белән вазыйфасыннан азат итүләрен сорап гариза язды. Үзенең урынына исә мәчет имам-хатыйбы буларак Хәмит хәзрәтне билгеләргә тәкъдим ясады. Әлеге карарын Габдерәшит хәзрәт мәчет документлары эше белән күбрәк Хәмит хәзрәт Зарипов шөгыльләнүе һәм үзенең хәйрия эшчәнлегенә бәйле рәвештә берникадәр вакытка шәһәребездән аерылып торачагына нигезләде. Барлык вәзгыятьләрне күздә тотып, мәҗлес Габдерәшит хәзрәтне имам-хатыйб вазыйфасыннан азат итәргә дип тавыш бирде. Соңрак Әлфәс хәзрәт, Габдерәшит хәзрәтнең тәкъдимен күздә тотып, “ГЭС” мәхәлләсе мәчетенең яңа имам-хатыйбы буларак, бу көнгә чаклы икенче имам хезмәтен башкарган Хәмит хәзрәт Зариповны билгеләргә тәкъдим итте һәм ул бертавыштан кабул булды.
Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: Габдерәшит хәзрәт мәчеттән алынмады. 12 октябрьдән ул үз теләге белән икенче имам буларак билгеләнде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *