Шәһәребездә Ураза гаете үтте

13 май көнне Чаллы шәһәре мәчетләрендә динебезнең изге бәйрәме, Ураза гаете булып үтте. Бәйрәм вәгазьләре шәһәребез мәхәлләләрендә бу елны да иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте, аннан соң 7:30 сәгатьтә гает намазы укылды. Иртәрәк килгәннәр өчен вәгазьгә кадәр Коръән укылды, хөтбә сөйләнде. Әлеге гыйбадәтне башкарырга килүчеләр коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатыннан мәчетләргә битлек һәм шәхси намазлык белән килде, намаз социаль аралык калдырып кылынды.

Чаллыда төп бәйрәм чарасы “Нур-Ихлас” мәчетендә үтте. Аны имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин алып барды. Шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы гадәттәгечә беренче сафта басып бәйрәм намазы укыды. Соңыннан 11 май көнне Казан шәһәрендә фаҗигале рәвештә вафат булган һәм җәрәхәтләр алган балалар һәм мәктәп хезмәткәрләре, дәүләтебез тынычлыгы өчен дога кылынды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *