Хаҗилар өчен мәҗлес
6 октябрь көнне Чаллы шәһәренең “Утыз Имәни” мәчетендә хаҗга барып кайтучылар өчен мәҗлес үткәрелде. Кунаклар өйлә намазына чакырылганнар иде. Чара Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Соңрак Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хаҗ кылуның мөһимлеге, узган елларда булган авырлыклар һәм якынча шәһәребездән күпме кеше хаҗ кылганлыгы турында сөйләде. Мәҗлескә барлыгы якынча 45 кеше җыелды.