“Хәят” мөслимәләр җәмгыяте Өлкәннәр көне мәҗлесе оештырды

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең бер хәдисе бар: «Аллаһ Тәгалә каршысында әти-әнинең догасы, мосафирның һәм мазлум кешенең догасы кабул булмый калмас», -ди. Мазлум ул – кайсы яктан да булса кимсетелгән, кыерсытылган, рәнҗетелгән, ниндидер кайгы-хәсрәт кичергән кеше, дигән сүз. Бүгенге өлкәннәр нәкъ шундыйлар.

Өлкән  кешеләр инде – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Аларны өлкән булган өчен генә дә түгел, әти-әниләребез булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Аларны, бигрәк тә бүгенге өлкәннәрне, кадерлик.

4 нче октябрьдә “Хәят” мөслимәләр  җәмгыяте  Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәребез мәчетләрендәге өлкән яшьтәге апалар өчен мәҗлес оештырды.

Хатын-кызларыбызга вәгазьне остазыбыз Варакия апа  сөйләде. Ул һәр төр тәрбияне гаиләдән башларга кирәклеген ассызыклады. Сәламәтлекне ныгыту  буенча  Мөгаллимә апа хатын-кызларыбызга мастер-класс күрсәтте. Апалар мөхтәсибәт хезмәткәре Фауиса ханымнан хаҗ буенча үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.

Бәйрәм чәй мәҗлесе белән тәмамланды.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *