Корбан чалу урынында икенче киңәшмә

17 августта Чаллы шәһәренең үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында (Сидоровка бистәсе) алдагы Корбан бәйрәменә әзерлек буенча икенче киңәшмә узды. Ул шәһәрнең Комсомол районы администрациясе башлагы Кислов Александр Иванович җитәкчелегендә барды. Киңәшмәдә Чаллы мөхтәсибәте, шәһәр ветеринария хезмәте җитәкчеләре, янгын сүндерү, полиция, шәһәрне яктырту, коммуналь хезмәтләр, шәһәрне яшелләндерү, шәһәр транспорты предприятиесе җитәкчеләре катнашты. Аның барышында беренче киңәшмәдә билгеләнгән бурычларның үтәлеше тикшерелде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *