Чаллы Җәмигъ мәчете төзелеше дәвам итәчәк

Чаллы Җәмигъ мәчете төзелеше быел да дәвам итәчәк. 18 июньдә Чаллы мөхтәсибәтендә узган Җәмигъ мәчете төзелеше Попечительләр шурасы утырышы йомгаклары шулай дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ошбу хакта шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай ди: “Аллаһның рәхмәте белән Попечительләр шурасының чираттагы утырышын үткәрдек. Аны шура рәисе, шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев алып барды. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде. Аның беренчесе узган елгы эшләр буенча хисаб тоту булды. Хисабны Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Галим улы Хөсәенов ясады. Узган ел бинаның идән асты өлешен тәмамлау бурычы куелган иде. Аллаһыга шөкер, аны тәмамлап җир өстенә чыктык. Ел әйләнәсендә 26 млн. сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылды. Бер үк вакытта проектны камилләштерү эшләре барды. Башкарылган эшләр канәгатьләнерлек дип табылды. Инде Аллаһ насыйп итсә, акчаларыбыз пәйда булса, төзелешне быел да дәвам итәргә ниятебез бар. Бу мөмкинлек турында сөйләшү булды. Максатыбыз – монолит стеналарны күтәрә башлау. Ул чагында мәчет төзелеше күзгә дә күренә башлар иде. Чөнки моңача барлык эшләр җир асты өлешендә барды. Ә стеналар күтәрелеп халык күрә башласа төзелешкә ярдәм итү теләге дә үсәр иде. Шулай ук быел алдыбызда торган бурычларның берсе – проектлау эшләрен тулысынча тәмамлау.

Шура утырышы вакытында аның составы яңа әгъзалар белән тулыландырылды. Тәкъдим ителгән яңа әгъзалар бертавыштан кабул ителде. Финанс ярдәме җәлеп итү буенча җитәкчеләр, халык белән активрак эшләү, төзелешне активлаштыру өчен булган бөтен көчне туплау мәсьәләсендә фикер алышынды.”

Рәсемдә: утырыш бара.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *