Мәчетләр каршындагы көндезге лагерьларда бик тә кызыклы

Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге лагерьлары эшли башлады. Беренче лагерьне 1 – 7 июльдә “Әбүзәр”  мәчете оештырды. Анда 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 40 кыз бала ял итте. Лагерь  программасы шактый кызыклы булды. Кызлар ризык пешерү, кул эшләре буенча күнекмәләр алдылар, басейнда йөзделәр, атта йөрделәр, бау шәһәрчегенә барып бауларда ярыштылар. Шулай ук алар өчен дин-әхлак дәресләре дә уздырылды. Ә лагерьнең соңгы көнендә ата-анадар катнашында бәйрәм үткәрелде, анда биредә ял иткән һәр балага истәлекле бүләкләр бирелде.

10 июльдән “Тәүбә” мәчетендә балаларның көндезге лагере эшли. Аңа 50 кыз һәм малай җәлеп ителгән. Алар арасында күрше-тирә авыллардан да килүчеләр бар. Лагерь иртәнге 8 дән 15 сәгаткә кадәр эшли. Биредә тәрбияләнүчеләр өчен иртәнге аш, аннары җиләк-җимеш ашы, көндезге аш оештырыла. Программада интеллектуаль уеннар, төрле әйберләр ясау, әхлак дәресләре, кызыклы экскурсияләр каралган.  “Тәүбә” мәчетендәге лагерь 19 июльгә кадәр эшләячәк.

Шәһәрнең башка мәчетләрендә дә балалар өчен көндезге лагерьлар оештыру буенча әзерлек эшләре алып барыла.

 Рәсемнәрдә: “Тәүбә” мәчетендә ял итүче балалар дәрестә һәм ачык һавада; “Әбүзәр” мәчетендәге лагерь кызлары бәйрәм  көнендә.

Мәчетләр каршындагы көндезге лагерьларда бик тә кызыклы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *