XI Татарча һәм кул көрәше буенча ачык турнир

Инде 10 ел рәттән шәһәребездә Татарча һәм кул көрәше буенча берләштерелгән бөтенроссия ачык турниры үткәрелеп килә. Бу елны ул 11 тапкыр  30 март көнне “Витязь” спорткомплексында узачак. Ярышка теркәлү иртәнге 8:00, алдан көрәш 9:30, ә турнир 10:30 сәгатьләрдә башлана. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә алар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – Олуг хаҗга Юллама белән бүләкләнә. Калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Ә җиңүче команда ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Бәйгенең тулы шартлары беркетелгән документта язылган. Турнирда барлык спортчылар да тигез шартларда көч сынаша. Рәхим итегез!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *