Чаллыда 24 нче традицион Коръән уку бәйгесе узачак

Чаллы шәһәре мөхтәсибәте балаларны 24 нче тапкыр традицион Коръән уку бәйгесенә чакыра. Ул бу елны балаларның язгы каникуллары чорында 27 март көнне “Ак мәчет” мәдрәсәсендә уткәреләчәк. Бәйге иртәнге 9:00, ә катнашучыларны теркәү 7:30 сәгатьтә башлана. Шартлар буенча бәйгедә 15 яшькә кадәрге ир һәм кыз балалар катнаша ала һәм мөхтәсибәтләрдән килгән вәкиләр саны һәр яшь төркемендә 2 кешедән артмаска тиеш. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бәйгенең тулы шартлары белән беркетелгән документлар аша таныша аласыз.

Әйтергә кирәк 24 нче тапкыр үздырылачак бу бәйге һәр елны бик күңелле рәвештә үтә. Анда безнең республикадан гына түгел, шулай ук Башкортостан, Удмуртия һәм Киров өлкәләреннән дә балалар катнаша. Аларның күбесе Коръәнне әти-әниләре ярдәмендә һәм мәчетләрдә кичке дәресләрдә укырга өйрәнәләр. Көндезге мәдрәсәләрдә укучы балаалар бәйгедә катнаша алмый. Чараны оештыручылар булып УДО Татарстан республикасы мөселманнары диния нәзарәте, Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәи “Ислам-Нуры” дини эшмәкәрлек үзәге тора.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *