Һәр бәйге – күркәм спорт бәйрәме

7 апрельдә Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры узды. Ул ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына үткәрелде. Турнирда Башкортостан, Удмуртия, Оренбург һәм Татарстанның 17 шәһәр-районыннан (Чаллы, Аксубай, Буа, Кукмара, Актаныш, Әлмәт, Саба, Арча, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Азнакай, Лаеш, Алабуга, Зәй, Балтач, Биектау) 105 спортчы катнашты. Алар арасында армспорт буенча 4 дөнья чемпионы, 11 спорт мастеры, 17 спорт мастерлыгына кандидат бар иде. Көрәшчеләрнең калганнары төрле разрядларга ия иделәр. Шуңа күрә көрәш техник яктан камил, травмаларсыз барды. Көрәшчеләрнең ныклыгына сокланмыйча мөмкин түгел иде: кайберәүләр шул ук көнне 300 чакрымнан артык юл үтеп килеп, көрәшеп, шул ук көнне кайтып киттеләр.

Үлчәнгәнче көрәшчеләр намаз гыйбадәтен белү буенча тест үттеләр. Аннары көрәш башланды. Көндезге 11 дә ул, турнирны ачу тантанасы сәбәпле, тукталып торды. Ачылыш тантанасы Коръән укудан башланды. Мөселман спортчыларын Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, шәһәрнең Комсомол районы башлыгы урынбасары Руслан Кәбиров сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Камил хәзрәт көрәш белән Пәйгамбәребезнең актив шөгыльләнгәнен, спортны яратуның сөннәт булуын искә төшерде.

Көрәшчеләрнең күпчелеге турнирда инде берничә ел гына катнашмый. Кайберәүләр аңа улларын да тартканнар. Турнирда авыр үлчәү категориясендә берничә мәртәбә җиңгән спорт мастеры Дамир Хәйриев әнә шундыйлардан. Аның улы 18 яшьлек Данил быел 75 кг. кадәр авырлыкта батыр калды. Башкортостанның Балтач районыннан кул көрәшендә инде 3 ел катнашучы һәм призлы урыннар алучы Радим Нурганиев быел III урынга лаек булды. “Максат җиңү түгел, ә мөселман спортчылары белән аралашу,”- ди Радим. Аның белән бергә турнирга килүче Башкортостанның Борай районыннан Ришат Раянов 70 кг. кадәр авырлыкта III урынны яулады. Уфаның “Рамазан” мәчетеннән спортчыларның турнирга килүе шулай ук сөенечле яңалык булды. Төркем җитәкчесе Вадим Мөхәммәтнуров турнирның югары әзерлектә үтүен билгеләде.

Кул көрәше бик кискен барды. Чөнки бу төрдә дөнья чемпионнары Руслан һәм Рим Хәмидуллиннар, Илгиз Нәфыйков, армспорт ветераны, инвалид спортчылар арасында дөнья чемпионы Фәнис Нуретдинов, танылган спорт мастеры Илдар Сәхипов һ.б.лар көч сынаштылар. Үз авырлык үлчәмнәрендә Чаллыдан Руслан Хәмидуллин (70 кг кадәр), Түбән Кама районыннан 18 яшьлек Илгиз Нәфыйков (былтыр Венгриядә яшьләр арасында узган дөнья чемпионатында җиңүче, хәзерге вакытта Казан энергетика техникумында укый), 85 кг кадәр авырлыкта былтыргы җиңүче Илдар Сәхипов (Биектау) батыр калдылар. II, III призлы урыннарда Рим Хәмидуллин, Чаллыдан Могомед Нурцалханов, Фәнис Нурхәмитов, Фәнис Нуретдинов.

Татарча көрәштә Актаныштан 18 яшьлек Раббани Нургалиев (70 кг кадәр), Чаллыдан Данил Хәйриев (75 кг кадәр), Оренбург өлкәсе вәкиле, Әлмәт командасы өчен чыгыш ясаган 20 яшьлек Айрат Сәмигуллин (85 кг кадәр), Уфадан татарча көрәш буенча спорт мастеры Айгиз Зәйнетдинов (95 кг кадәр), Әлмәттән турнирда күп җиңүләр яулаган, хаҗга юллама откан Фәнил Мингазов (105 кг кадәр), Казаннан спорт мастеры Равил Мөбаракшин (105 кг артык) яуладылар. II, III урыннарда Әлмәттән Рузил Ганиев, Яңа Чишмәдән Динар Миинебаев, Балтачтан Нурфат Шәфигуллин, Сабадан Айрат Исмәгыйлов, Буадан Альберт Сөләйманов, Сабадан Рушан Гильманов, Зәйдән Руслан Хәмидуллин, Балтачтан Рөстәм Заһидуллин, Буадан Марат Миначев, Чаллыдан Ришат Фазуллин, Сабадан Фәрхәт Фәйзуллин, Түбән Камадан Алишер Атадбанов.

Танылган мөселман җырчысы, татарча көрәш мастеры Ильяс Халиков турнирга абсолют батыр өчен тәкә бүләк иткән иде. Абсолют батыр исемен Әлмәттән Фәнил Мингазов яулады.

Командалар арасында җиңүче итеп әлмәтлеләр танылды. Диния нәзарәте кубогы аларга лаек булды. Икенче урында Чаллы, өченчедә Саба һәм Балтач районнары спортчылары.

Һәм менә турнирның иң истәлекле моменты: үз үлчәү авырлыгында батыр калучылар арасында хаҗга Юлламаны оту өчен җирәбәдә катнашу. Быел мондый бәхет Әлмәт командасы әгъзасы Айрат Сәмигуллинга елмайды.

Турнир быел да бик күркәм спорт бәйрәме булып узды.

Рәсемнәрдә: турнирдан күренешләр; мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясый; җиңүче командалар; Айрат Сәмигуллин хаҗга Юллама белән.

татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *